ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга
Якшәмбедә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләнеп үтелә.

Бу бәйрәм Россиянең диңгез чикләрен моңарчы саклаган һәм бүген саклаучыларны, гомерен хәрби корабларның һәм флот частьләренең сугышчан әзерлеген тәэмин итүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарын берләштерә. Безнең районда яшәүче күп кешеләрнең язмышы да Хәрби Диңгез флоты белән бәйле.
Шәһәрдә 28 августта халык җыены үткәреләчәк.

Мондый чараларны “Бердәм Россия” партиясе Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында халыкны бүген аеруча нык борчыган мәсьәләләр һәм проблемаларны ачыклау максаты һәм җирле территорияләр һәм, гомумән, республиканы үстерү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен ишетү өчен үткәрә. Соңыннан боларның барысы да “Бердәм Россия” партиясенең алдагы биш елга төзелгән эш программасына кертеләчәк.
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең карате кекусинкай секциясенә йөрүче яшь спортчылар Балтачта үткән чираттагы Бөтенроссия җыенында булып кайттылар.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татар Такталы авылыннан гаилә фермасы башлыгы Рәис Гайнуллин сөт сатудан кергән акчага терлек абзары төзеде. Ул 60 башка исәпләнгән.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Полянка авылы янәшәсендә – Идел буендагы шау чәчәкле яр буенда берсендә “Аргамак” спорт-туристлык лагеры эшли башлады.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок полициясе белән бергә үткәргән оператив-профилактик тикшерү вакытында утыздан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады.
Кадет мәктәп-интернат укучылары Кырымдагы “Золотые пески” лагерында ял иттеләр.
Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 1999-2000 елларда туучы яшүсмерләр арасында үткәрелгән дүртенче Бөтенроссия ярышларында шәһәрдәге спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар.
Район хуҗалыкларыннан «Болгар ашлык кабул итү предприятиесе” җәмгыятенә ашлык китерүче машиналар саны арта бара. Лаборатория белгечләре әйтүенә караганда, көзге бодай һәм арышның сыйфаты әйбәт.
Шимбә көнне безнең шәһәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Үзәк Комитеты әгъзасы, партиянең территориаль рескомы региональ бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов рәислегендә КПРФның Татарстан региональ бүлеге Комитетының унынчы пленумы булды.
Безнең район делегациясенә партиянең җирле бүлеге комитеты секретаре Виктор Владимиров җитәкчелек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International