Кадетлар Кырымда ял иттеләр

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Кадет мәктәп-интернат укучылары Кырымдагы “Золотые пески” лагерында ял иттеләр.

Илья Бутовичевка, Алексей Щелкуновка һәм Тимофей Берсиневка яхшы укулары һәм үрнәк тәртипләре өчен әнә шундый льготалы путевкалар бирделәр. Ике атна дәвамында укучылар Кара диңгездә рәхәтләнеп су коендылар, экскурсияләргә йөрделәр. Алар, мәсәлән, Севастопольдә сугышчан дан музеена бардылар, Балаклава бухтасын карадылар, шулай ук Ай-Тодор борынындагы кырык метр биеклектәге Карлыгач оясында булдылар. Бер көнне ял итүчеләр белән РФ Президенты каршындагы балалар хокукын яклау уполномоченные Павел Астахов булып киткән.

Диңгез буенда ял итү балалар күңелендә онытылмас тәэсир калдырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International