Уңышлы чыгыш ясадылар

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 1999-2000 елларда туучы яшүсмерләр арасында үткәрелгән дүртенче Бөтенроссия ярышларында шәһәрдәге спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар.

Турнир Советлар Союзы Герое сугышчы-интернационалист Вячеслав Александров истәлегенә багышланды.

Беренче шәһәр урта мәктәбе укучысы Раил Сәгыйров 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче урынны алып, медальгә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 2нче мәктәп укучысы Данил Кузьмичевка имгәнүе генә призер булырга комачаулады: 40 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ярышучылар арасында ул дүртенче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International