Район җитәкчеләре исеменнән пленумда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов котлады. Аннары бер төркем район ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Федорович Камаев, Лев Федорович Малинин “Кырым һәм Севастопольне азат итүнең 70 еллыгы” җәмәгать медальләренә, Анна Павловна Горбунова, Иван Петрович Юрин, Григорий Гаврилович Шумкин, Мәмдүдә Хәләф кызы Бикбулатова “Чирәм җирләрне үзләштерүнең 60 еллыгы” медальләренә лаек булдылар.