Тикшерүләр нәрсә күрсәтте?

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок полициясе белән бергә үткәргән оператив-профилактик тикшерү вакытында утыздан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады.

Өч шофер исерек килеш тоткарланды. Аларны шоферлык таныклыгыннан мәхрүм иттеләр һәм шактый штраф салдылар.

Тизлек режимын бозучыларга да, каешларны эләктермичә йөрүчеләргә, балаларны махсус урындыклардан башка йөртүчеләргә дә штрафлар салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International