Үткән елдан күбрәк

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татар Такталы авылыннан гаилә фермасы башлыгы Рәис Гайнуллин сөт сатудан кергән акчага терлек абзары төзеде. Ул 60 башка исәпләнгән.

Үткән айда Гайнуллиннар 4500 килограмм сөт сатканнар, кулга 50 мең сум чамасы акча кергән. Бу айда да күрсәткечләр начар түгел. Көн саен 26 сыерның һәрберсеннән 150 килограммнан артык сөт саталар. Әлбәттә, шактый сөт үзләренә дә кала, төзелеш материаллары алырга да җитә.

Август аенда да табышка өмет итәләр. Гаилә фермасы башлыгы сүзләренә караганда, савым үткән елдан күбкә югары. Бу инде терлекләрне җиренә җиткереп карау, әйбәт итеп ашату һәм яхшы таналар алу нәтиҗәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International