Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Җәй – ял итү чоры
2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Полянка авылы янәшәсендә – Идел буендагы шау чәчәкле яр буенда берсендә “Аргамак” спорт-туристлык лагеры эшли башлады.
Бу лагерьда балалар 2001 елдан башлап ял итәләр. Моңа кадәр палаткалар корып Татар Такталы, Әҗмәр, Танкеевка һәм Полянка авыллары янында ял иткәннәр. Палаткалы лагерь беренче чиратта үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү максатын күздә тотып оештырыла.
Лагерьда шулай ук Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан килгән балалар да ял итә. Алар дүрт отрядка бүленгән. Балаларның күңеле күтәренке, лагерьда иртәдән кичкә кадәр аларның шат тавышлары тынып тормый.
Лагерьда балалар, мәсәлән, туризм буенча инструктор Сергей Шитов җитәкчелегендә альпинизм алымнарын үзләштерәләр. Район хакимияте белгечләре, студентлар, шәһәр һәм авыл мәктәпләре педагогларыннан торган вожатыйлар янәшәсендә балалар вакытның ничек узуын да сизмиләр. Өченче ел инде смена белән шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Екатерина Ходалова җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, лагерь кирәкле кадрлар белән әйбәт тәэмин ителгән. Вожатыйларның да балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур, шәфкать туташы, полиция, янгын сүндерү идарәсе вәкилләре балаларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торалар. Лагерьда тукландыруга (ризыкны Полянка урта мәктәбе ашханәсендә пешерәләр) аеруча зур игътибар бирелә. Лагерьда яшәү өчен ел саен палаткалар сатып алалар. Хәзер аларның саны егерме җидегә җитә. Палаткаларның барысын да тигез, яхшылап чистартылган территориягә корып куйганнар. “Аргамак” төрле яшьтәге,төрле холык-гадәт, карашка һәм милләткә ия булган балаларны берләштерә. Өченче класста укучы Иван Спирьков, мәсәлән, палаткалы лагерь тормышыннан бик канәгать.
Унынчы класс укучысы Сергей Муллинов төнге учак янында утырырга, мавыктыргыч уеннарда катнашырга ярата. “Сафари” уенын һәрчак көтеп ала икән ул. Әлеге уенда катнашучылар җәнлек киеменә киенгән вожатыйны урманнан эзләп табарга тиешләр. Чирмешән кызы Лилия Мортазинаның безнең якларга моңарчы да килгәне булган. Ул, мәсәлән, “Яшел тап” уенын аеруча ярата. Аксубайдан килгән Марина Никонова да лагерь тормышыннан бик канәгать.
Балаларның Иделдә туйганчы су коенасылары килә. Тик көннәрнең салкынча торуы куркыта. Дөрес, смена тәмамланырга вакыт бар, бәлки ул арада көннәр дә җылыныр әле…
Лагерьны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Ул балаларны сәламләп, иркенләп ял итүләрен теләде. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов конкурста катнашып җиңүче исеменә лаек булган балаларга татлы призлар өләшеп чыкты.
Тантана барышында укучылардан торган зур отряд “Без — оркестр…” җырын башкарды. Чыннан да, “Аргамак” зур бер оркестр тормышы белән яши.
Башкарган җырлары да елдан-ел матурая, ышанычлы һәм көчлерәк яңгырый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
27
апрель, 2026 ел
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Тукай һәм туган тел көне уңаеннан КВН!
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз