Балтачтан ерак түгел Кара Күл янындагы тыюлык зонасында традицион җыен инде уникенче ел рәттән үткәрелә. “Киокушин сугышчысы” исемен йөрткән җәйге мәктәпне Россия карате кекусинкай лигасы һәм студентлар федерациясе үсеп килүче буында спортның бу төренә философик караш тәрбияләү, судьяларга, инструкторларга (тренерларга) лицензия тапшыру, ә иң мөһиме – спортчыларга аттестация үткәрү, аларның осталык тәҗрибәсен тикшерү максатында оештыра. Тагын шунысы да бар, мондый җыеннар фикердәшләргә дусларча аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Җыенга, Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Балтач шәһәрләре, Болгар, Әлки һәм башка районнардан килгән вәкилләрдән тыш, 2006 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Россия һәм Себер чемпионатларының чемпионы һәм призеры Станислав Смеркалов җитәкчелегендә Новосибирск һәм Томск төркеме, 1990 елгы Советлар Союзының соңгы чемпионатында катнашучы Эдуард Старостин җитәкчелегендә Марий Эл Республикасы спортчылары һәм башкалар да килде. Шулай ук җыенда Мәскәү, Кострома һәм Киров өлкәләре, Удмуртия Республикасыннан килгән көрәшчеләр дә катнашты.
Безнең районнан җыенда беренче тапкыр Тәтеш педагогия колледжының физкультура бүлеге студенты Сергей Якличев, икенче урта мәктәп укучылары Михаил Репьев белән Олег Титов, Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин һәм Владимир Шарлаимов көч сынашты.
Күнегүләрне һәм аттестацияләрне Россия карате кекусинкай лигасы президенты Борис Белов үткәрде, лагерьны оештыру мәсьәләләре белән безнең республика вәкилләре – ТР сугышчан сәнгатенең милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский, шулай ук Илнур Кәримов һәм Равил Гатиятуллин шөгыльләнде.