Диңгезчеләр истәлеген мәңгеләштерү

2014 елның 25 июле, җомга

Якшәмбедә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләнеп үтелә.

Бу бәйрәм Россиянең диңгез чикләрен моңарчы саклаган һәм бүген саклаучыларны, гомерен хәрби корабларның һәм флот частьләренең сугышчан әзерлеген тәэмин итүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарын берләштерә. Безнең районда яшәүче күп кешеләрнең язмышы да Хәрби Диңгез флоты белән бәйле.

Шуңа күрә районның Хәрби Диңгез флоты ветераннары советы шәһәрдә диңгезчеләргә багышланган истәлек билгесе кую инициативасы белән чыкты. Бу тәкъдимне җирле власть та хуплады һәм 27 июльдә истәлек билгесен ачу тантанасы була. Әлеге билге икмәк кабул итү предприятиесе каршындагы паркта куелган.

Тантанага флотта хезмәт итүчеләрне, шулай ук теләге булган барча кешеләрне чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International