ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2013 ел
җомга
«Болгар» сәламәтләндерү лагерында янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр килеп туганда балаларны тиз һәм куркынычсыз урынга эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрелде.
«Россия 10» мультимедиа конкурсының беренче этабы тәмамланып килә, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы 10 объектны, шул исәптән Шәһри Болгарны, бөтенхалык тавыш бирүенә куйды.
Быел Бөтенроссия яшьләр көнен бәйрәм итү безнең районга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Утын алып килү вакытына туры килә.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
«Батыр» мәктәп яны лагерына йөрүче кадетлар өчен янгын сүндерү идарәсе хезмәткәрләре өйрәнү дәресләре үткәрде.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Красная Слобода төп мәктәп каршындагы лагерьга егермедән артык бала йөри.
«Болгар» сәламәтләндерү-белем бирү лагерында ял итүче балаларга Чистай электр челтәрләре вәкилләре әнә шундый чара әзерләгән.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
“Регата” балалар техник иҗаты станциясе каршында ачылган көндезге лагерьга бүгенге көндә егермедән артык бала йөри.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә “Солнышко” балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.
Аның барышында түбәнең бәпкәләре, аркылы такталары тулысынча алыштырылырга тиеш. Шулай ук кәрнизләр ясау, заманча технология таләпләрен исәпкә алып, чардакны чистарту һәм җылыту да күздә тотыла. Профнастилдан ясалган яңа түбә бинага бөтенләй яңа төс биреп торачак.

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Бураково урта мәктәбендә табигатьне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Монда инде берничә ел буе “Темперамент” фәнни берләшмә эшләп килә. Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән агымдагы елда аның эше аеруча активлашты.
Һәр язда, балыклар уылдык чәчкәндә, “Средневолжрыбвод” федераль учреждениесе хезмәткәрләре, башка ведомстволарның җаваплы кешеләре өчен мәшәкатьле көннәр башлана. Иделдә балык ресурсларының күпме булуы күпчелек очракта уылдык чәчү чорының ничек үтүенә бәйле. Ел саен әлеге максат белән уылдык чәчүне яхшырту, маймычларның санын арттыруга булышлык итүче чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International