Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Барысын да кызыксынып өйрәнәләр
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Бураково урта мәктәбендә табигатьне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Монда инде берничә ел буе “Темперамент” фәнни берләшмә эшләп килә. Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән агымдагы елда аның эше аеруча активлашты.
Лариса ЗАХАРОВА,
биология укытучысы.
– Минемчә, һәр бала күңеле белән эзләнүләргә, дөньяның кызык якларын ачарга омтыла. Ул күзенә күренгән һәр нәрсә белән кызыксынып, аны тикшерергә атлыгып тора. Шуңа күрә тирә-як мохит, һаман үзгәреп, яңарып торган тереклек дөньясы бала күңелендә аеруча зур кызыксыну уята. Шуны исәпкә алып, без 2006 елда мәктәп базасында “Темперамент” фәнни оешмасын оештырырга булдык. Бу эштә күпмедер дәрәҗәдә ата-аналар да башлап йөрде. Берләшмә белән укытучы Ирина Окашина җитәкчелек итә, укучылар экология буенча практик эшләр, үзешчән фоторәсемнәр ясау, туган якны өйрәнү белән шөгыльләнәләр.
Беренче чиратта без укучыларда табигатькә мәхәббәт хисе уятырга, аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтергә тырышабыз. Бу максаттан күп дәресләрне мәктәп яны участогында, кырда, су буенда, урманда уздырабыз. Шулай итеп, мәктәп программасына кергән фәннәрне табигать кочагында өйрәнү мөмкинлеген тудырабыз. Мондый дәресләрдә алынган белем балалар күңелендә гади дәресләрдән күпкә яхшырак саклана.
Табигатьне саклау чараларын да үткәрәбез. Мәсәлән, кышын укучылар бакчага җимлекләр элә, язын сыерчык оялары ясап куялар. Бу эштә аларга хезмәт укытучысы Виктор Ермолаев ярдәм итә.
Быел мәктәп яны участогы питомнигына 87 төп ике еллык имән үсентесе утырткан идек, алар матур гына үсеп киттеләр. Үсентеләрне безгә берничә ел буе урманчы Владимир Захаров биреп тора. Узган елларда ул биргән нарат, каен үсентеләрен авыл урамнарына утыртып чыктык.
Урамнарны, Актай елгасы буйларын җыештыру инде традициягә әйләнде. Җәен ял итүчеләр үзләреннән соң чүп-чарны күп калдыралар. Ә авыл кешеләренең кайберләре хәтта хуҗалыктагы тиресне дә елга буена чыгарып түгәргә оялмый. Бу бер дә күңелле түгел, шуңа күрә мондый чараларда катнашкан укучыларыбыз үзләре дә табигатькә битараф булмас, башкаларга да алай эшләргә юл куймас дип ышанам. Чынлап та, мондый гамәлләр табигатькә бәяләп бетергесез зыян китерә бит.
Мондый чаралардан соң, укучыларыбыз экология культурасын пропагандалауда да актив катнашалар. Без бергәләшеп бу темага листовка һәм буклетлар ясыйбыз, аннары аларны укучылар һәм авыл халкы арасында таратабыз.
Күпсанлы тикшеренү һәм үзебез үткәргән лаборатория эше нәтиҗәләре буенча укучылар минем җитәкчелектә фәнни эшләрен яза. “Темперамент” әгъзалары күп тапкырлар төрле конкурсларда катнаштылар. Мәсәлән, узган ел “Зилант” республика ачык экология форумында Ульяна Захарова “Экология сукмагы. Кондызлар” дигән фильмы өчен өченче урынга лаек булды. “Су ресурслары” секциясендә Илья Киселевка (җитәкчесе Елена Ермолаева) кызыксындыру бүләге тапшырылды, ул Актай елгасында суны чистарту алымнары турында доклад әзерләгән иде. Укучыларның Альберт Терентьев исемендәге XIX Идел буе фәнни экология конференциясендә Елена Кузнецова уңышлы чыгыш ясады. Ул “Мәктәп бүлмәләренең тузанлылыгы һәм микроорганизмнар белән пычрануы” дигән темага чыгыш әзерләде. Лена шулай ук Кукмарада үткән шундый конкурста катнашып, беренче турга кышкы җимлекләр янында кошларны күзәтүгә нигезләнгән “Канатлы дусларыбыз” дигән докладын җибәрде.
Быел да шактый җиңүләргә ирештек. “Тирә-як мохитнең яшь тикшеренүчеләре” конкурсында катнашкан өчен Илья Киселев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өченче дәрәҗә дипломы белән билгеләп үтелде. Ул үзенең эшен “Су экологиясе һәм гидробиология” номинациясендә тәкъдим итте. Бу чарага укучыларны әзерләгән фәнни җитәкчеләр шулай ук дипломнарга ия булды.
Хәзер без “Дала кара еланы” дигән проектны яклауга әзерлек этабын төгәллибез. Укучылар мәгълүмат җыялар, урман һәм кырларда күзәтү эшләре алып баралар. Бу теманы якыннан өйрәнергә безгә “Зилант” конкурсында эшләргә бәя бирүче Казан федераль университетының умырткасызлар зоологиясе һәм функциональ гистология кафедрасы хезмәткәрләре тәкъдим итте.
Биология, география, экология фәннәрен өйрәнү укучыларда зур кызыксыну тудыра, ә төрле чараларда катнашу туган як табигатенә мәхәббәт уятырга ярдәм итә. Кайбер укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң, экология юнәлешендә белем алырга теләк белдерәләр. Безне, укытучыларны, мондый хәл шатландыра гына. Чөнки безнең төп максатыбыз – тирә-як мохитне саклый һәм яклый белгән балалар тәрбияләү.
«Темперамент» фәнни берләшмә әгъзаларының эше һәрвакыт җитәрлек.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз