Күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Красная Слобода төп мәктәп каршындагы лагерьга егермедән артык бала йөри. Лагерь җитәкчесе Анджела Шеронова сүзләренә караганда, биредә укучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр, музыка, спорт һәм сәнгатьтә үз көчләрен сынап карарга тырышалар.
Мәсәлән, иҗат көнендә рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында да онытмыйлар. Пушкинның туган көнендә шагыйрьнең иҗаты буенча конкурслар оештырылды. Хәтер һәм кайгы көнендә балалар сугыш кырында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янында булдылар. Бигрәк тә спорт чаралары үткәрүгә зур игътибар бирәләр, алар спорт залында да, саф һавада да шөгыльләнәләр. Ә ашханәдә аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар.

Көннәр эссе торганлыктан, рәхәтләнеп су коену мөмкинлеге бар, мәктәп янындагы күлдә алар көн саен су коеналар. Балалар сәяхәтләрне бик яраталар, быел Болгар музей-заповедигына барып, күп тәэсирләр алып кайттылар.

Зыянлы гадәтләрне профилактикалау буенча көн саен әңгәмәләр үткәрелә. Махсус хәзерләнгән «Корабль» программасы бу файдалы әңгәмәне мавыктыргыч үткәрергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, балалар шашка, шахмат уеннары белән мавыгалар, рәсем ясыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International