«Имин каникуллар»

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

«Болгар» сәламәтләндерү-белем бирү лагерында ял итүче балаларга Чистай электр челтәрләре вәкилләре әнә шундый чара әзерләгән.

Чараның максаты – балаларны электр тогы белән сак эш итәргә өйрәтү. Алар әлеге темага багышланган видеоролик һәм мультфильмнар карадылар, конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр.

Чараны алып баручы Карлсон һәм аның ярдәмчеләре балаларның күңелен күрергә тырышты. Электр тогы белән шаяртырга ярамаганлыгы турында тагын бер кат искәртеп үтте алар. Соңыннан балаларның һәркайсына да истәлек призлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International