Кадетлар янгын сүндерергә өйрәнде

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

«Батыр» мәктәп яны лагерына йөрүче кадетлар өчен янгын сүндерү идарәсе хезмәткәрләре өйрәнү дәресләре үткәрде.

Мәктәп территориясендә алар янгын сүндерергә өйрәтте: укучылар билгеле бер ераклыкка куелган мишеньгә янгын шлангасыннан су сиптереп тидерергә тиеш иде. Кадетларның күбесе әлеге бурычны оста үтәде.

Янгын сүндерүчеләр шулай ук янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, нинди ашыгыч чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Кадетларның барысына да китаплар бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International