Балалар бакчасы һәм мәктәп үзгәрәчәк

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә “Солнышко” балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.
Аның барышында түбәнең бәпкәләре, аркылы такталары тулысынча алыштырылырга тиеш. Шулай ук кәрнизләр ясау, заманча технология таләпләрен исәпкә алып, чардакны чистарту һәм җылыту да күздә тотыла. Профнастилдан ясалган яңа түбә бинага бөтенләй яңа төс биреп торачак.

Хәзерге вакытта бу объектта ремонт эшләрен алып баручы “РегионСтрой” җәмгыяте эшчеләре түбә бәпкәләре һәм такталарның яртысын инде алыштырганнар. Яңгыр ява калса, ачык калган урыннарны махсус су һәм парны изоляцияли торган материал белән каплап торырга җыеналар.
Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына башкарыла.

Республика программасы кысаларында Кузнечиха урта мәктәбендә башлап җибәрелгән ремонт та бүген тулы көч белән бара. Анда шулай ук такталарын алыштырып, түбәгә тулысынча ремонт ясау, чардакны җылыту һәм башка эшләрне башкару күздә тотыла.

Җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп ясау мәктәпнең эчке микроклиматына, һичшиксез, уңай йогынты ясарга тиеш. Ә яңа керү урыны мәктәптә зур үзгәрешләр булуын әллә каян күрсәтеп торыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International