Тавыш бирү дәвам итә

2013 елның 28 июне, җомга

«Россия 10» мультимедиа конкурсының беренче этабы тәмамланып килә, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы 10 объектны, шул исәптән Шәһри Болгарны, бөтенхалык тавыш бирүенә куйды.

Әле хәзер дә республикадагы теге яки бу тарихи һәйкәл өчен тавыш бирергә мөмкин, һәйкәлләр арасында Кол Шәриф мәчете алда бара. Моның өчен www.10 russia. ru проектының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин, аны эшләве кыен түгел: теркәлергә кирәкми, “проголосовать” дигән кнопкага гына басасың да, республика җиңүгә тагын бер адым ясый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International