ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
Район администрациясе бинасында Болгар балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды.
Ким урта мәктәбе укучылары Мария Амосова белән Ангелина Чулина туган якны өйрәнү буенча “Гасырлар кайтавазы” ачык региональ конкурсында җиңүләр өчен беренче дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә керткән өлешләре өчен истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Үткән атна ахырында район җәмәгать советының чираттагы утырыш булды.
Кичә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Узган якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында язгы көн белән төн тигезләшкәндә, Нәүрүз – Көнчыгыш халыкларының яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде.
Безнең районда беренче тапкыр үзәк лигада бадминтон буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте. Спортның бу төрен сөючеләрдә ул зур кызыксыну уятты. Ярышта катнашкан спортчыларның хәзерлеге югары булды.
Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга да күп вакыт калмады. Быел имтиханнар тапшыруда бераз яңалыклар кертелде.
Красная Слобода авылында яшәүче сугыш ветераны Вадим Рогожевны фронтка 1943 елда алалар, аңа бу вакытта унҗиде яшь кенә була. Солдат туган якларына җиде елдан соң гына әйләнеп кайта.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Указы нигезендә, безнең районда 558 кешегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан акчалата бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International