Балалар рәсемнәрендә – сугыш

2015 елның 27 марты, җомга
Район администрациясе бинасында Болгар балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды.

Балалар рәсемендә илебез азатлыгын дошманнан саклаган геройларның батырлыгы яктыртылган. Рәсемнәрдә фронтка китүче солдатларның якыннары белән хушлашуы, сугыш мизгелләре, Җиңү көне бәйрәме сурәтләнгән. Күргәзмәне килгән кешеләр кызыксынып карыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International