Алдынгыларга - бүләкләр

2015 елның 27 марты, җомга
Кичә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район Мәдәният йортында үткән тантанада мәдәният хезмәткәрләренең иң яхшыларына бүләкләр тапшырылды.
Үзәк җирлекара китапханә директоры Марина Бедова, Ямбакты һәм Өчкүл мәдәният йорты директорлары Рәмзия Насыйрова һәм Елена Лифантьевага район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Куралово Мәдәният йорты директоры Николай Мамонов, китапханәчеләр Айсылу Әхмәтҗанова (Урта Йорткүл) һәм Роза Сабирҗанова (балалар китапханәсе), Урта Йорткүл Мәдәният йорты директоры Сарыйм Насыйбуллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

– Халыкның ялын оештыруда озак еллар тырышып эшләгән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшыру – бәйрәмнең иң күңелле мизгеле, – дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов, тамашачыларны сәламләп. – Залда утыручыларның һәрберсе район мәдәнияты үсешенә үзеннән зур өлеш керткән кешеләр...

Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителгән узган елда безнең районда мәдәни вакыйгалар шактый булды. Алар арасында иң әһәмиятлесе – Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүе, шулай ук яшь артистларыбызның “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XIV республика телевизион ачык фестиваленең зона этабында чыгыш ясаулары, беренче Бөтенроссия “Бөек Болгар” тарихи реконструкция фестивален үткәрү дә истәлекле вакыйгалардан санала. “Түгәрәк уен” җиденче Бөтенроссия фольклор фестивале дә нәкъ безнең тарихи җиребездә үтте, ел саен бездә “Татарстан балалары борынгы Болгар җирендә” музыкаль марафоны үткәрелә.

Соңгы елларда безнең районда мәдәният тармагында уңай үзгәрешләр шактый булды. Иж-Борискино авылында мәдәният йортының яңа бинасы ачылды, Чәчәкле, Урта Йорткүл мәдәният йортлары һәм Тукай авыл клубына ремонт ясалды. Һәрбер мәдәният йортында музыка аппаратлары, бильярд һәм теннис өстәлләре, китапханәләрдә компьютерлар бар. Мәдәният хезмәткәрләренең киләчәккә планнары зурдан...

Бәйрәмдә сәхнә осталары Петр Бурмистров, Айдар Вәлиуллин, Виктор Савинов, Надежда Дмитриева һәм Александра Горячкина мәдәният хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International