Нәүрүз – тынычлык бәйрәме

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Узган якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында язгы көн белән төн тигезләшкәндә, Нәүрүз – Көнчыгыш халыкларының яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде.

Җыелган тамашачыларны Спас районы башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов сәламләп, тыныч тормыш, иминлек теләде. Бәйрәмдә тамашачылар алдында “Болгар таңнары” ансамбле, Айдар Вәлиуллин, Мәмдүдә Бикбулатова, Татьяна Аптрейкина, Ольга Лобанова, Рамилә Исхакова, Гөлнәфис Сафина, Гөлшат Галиуллина, Фариз Хәйретдинов чыгыш ясадылар. Икенче шәһәр мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнәфис Хәмәтшина җитәкчелегендә “Карга боткасы” дигән фольклор күренеше куйдылар. Бәйрәмгә килгән кешеләр тәм-томнар белән сыйландылар, төрле уеннарда катнаштылар, башка күңел ачу чаралары булды.

Ял көне булганлыктан, кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. Ни кызганыч, бу көнне халык кына аз булды...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International