Сугыш юллары үтеп...

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Красная Слобода авылында яшәүче сугыш ветераны Вадим Рогожевны фронтка 1943 елда алалар, аңа бу вакытта унҗиде яшь кенә була. Солдат туган якларына җиде елдан соң гына әйләнеп кайта...

Вадим Рогожевны тормыш кечкенәдән үк сыный. Аңа өч яшь чагында әнисе вафат була. Малайны үз балалары булмаган, әмма дистәдән артык чит бала тәрбияләгән гаилә тәрбиягә ала. Бу гаиләдә балалар барысы да эш сөючән, тырыш булып үсәләр. Башкалар кебек үк, Вадим мәктәптә укый, аннары пионерга, комсомолга алалар...

Бөтен тормышның астын өскә китергән сугыш афәте турында Вадим Григорьевич әле дә тыныч кына сөйли алмый. Авыр сугыш хатирәләрен ничек кенә онытырга теләсә дә, алар әледән-әле хәтердә яңаралар...

Вадим Григорьевич өченче Белоруссия фронтында пехотада хезмәт итә. Монда һәр адымда үлем сагалап йөри, бергә хезмәт иткән иптәшләреңне югалту бигрәк тә авыр була. Сугыш чиксез зур югалтулар китерә... Вадим Григорьевичның ике туганы һәм күп кенә сугышчан дуслары чит җирләрдә ятып кала.
Кайгы-хәсрәтнең ахыры булмас кебек тоелса да, ниһаять, халык зарыгып көткән Бөек Җиңү бәйрәме җитә. Вадим Григорьевич аны Кенигсберг янында каршылый.

Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый. Җимерелгән халык хуҗалыгын торгызуда кичәге фронтовиклар көнне төнгә ялгап эшлиләр. Вадим Григорьевич Баку, Казахстан якларында, илнең башка урыннарында төзелешләрдә катнаша. Илленче елларда Красная Слободага әйләнеп кайта һәм авыл Советы секретаре булып эшли башлый. Бу урында егерме елдан артык хезмәт куя һәм хезмәттәшләре аның һәрвакыт намуслы, игътибарлы, эшкә бик җаваплы каравын билгеләп үтәләр.

Хатыны Елизавета Петровна белән дус-тату яшиләр. Хуҗабикә әйтүенчә, гаиләдә тавыш чыгарырга вакытлары да булмый. Вадим Григорьевич эштән бушый алмый, тыныч холыклы, бик тырыш кеше булып чыга. Авыл Советыннан соң ул кирпеч заводында мастер, аннары прораб булып эшли. Авылда торгач, терлек асрамый гына яшәп булмый. Рогожевлар да сыер, дуңгызлар асрыйлар, кош-корт тоталар, бакчада күпләп яшелчә үстерәләр. Зур хуҗалыкның эше дә күп була, ләкин үз тырышлыклары аркасында алар бервакытта да мохтаҗлык кичермиләр.

Рогожевларның иңгә-иң куеп яшәүләренә алтмыш елдан артык вакыт үткән. Гаиләдә бер ул һәм кыз үстергәннәр, аларны укытып чыгарганнар. Кызлары Татьяна бухгалтер һөнәрен сайлаган һәм озак еллар шушы һөнәре буенча эшләгән, ә уллары Александр инженер булган (ни кызганыч, ул инде вафат). Хәзер инде Рогожевларның оныклары гына түгел, оныкчыклары да үсеп җиткән. Дәү әти белән дәү әнинең тату гаиләсе, бер-беренә хөрмәте, кайгыртуы аларга һәрвакыт үрнәк булып тора.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Вадим Григорьевич газеталар укырга ярата, телевизордан яңалыкларны карап бара. Бөек Ватан сугышы ветераны дөньядагы хәлләр белән даими кызыксына. Мәктәпкә укучылар белән очрашуга баргач, ул аларга сугыш уты көйдергән яшьлеге, Җиңүнең нинди корбаннар биреп яулануы турында сөйли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International