Безгә дә бадминтон килде!

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Безнең районда беренче тапкыр үзәк лигада бадминтон буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте. Спортның бу төрен сөючеләрдә ул зур кызыксыну уятты. Ярышта катнашкан спортчыларның хәзерлеге югары булды.
Турнирны ачып, республиканың бадминтон Федерациясе җитәкчесе Юрий Чаплыгин ярыш үткәрүгә шартлар тудырулары өчен җирле хакимияткә рәхмәт әйтте һәм бездә киләчәктә дә мондый ярышлар үткәрелер, дигән ышаныч белдерде. Район башлыгы урнбасары Мансур Гыйматдинов бу тантаналы мизгелләрдә Тамара Васильевна Веденеевага, Елизавета Захаровна Кошкинага һәм Елена Сергеевна Советниковага “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм машина йөртүче Валерий Лаврентьевка спортны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен истәлекле медальләр тапшырылды.

Аннары алты мәйданда Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Балык Бистәсе, Чистай районыннан килгән һәм безнең районның яшь спортчылары дүрт яшь төркемендә: 1999 елда туганнар һәм өлкәнрәкләр, 2000-2001, 2002-2003, 2004 елда туган һәм кечерәкләр арасында иң көчле командалар билгеләү өчен ярышны башланып китте. Очрашуларның күбесе киеренке барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде, чөнки ярыш призерларына апрель аенда үтәчәк республика беренчелеге финалында катнашу хокукы бирелде.

Шулай да уеннар тигез барса да, уңыш күбрәк Алексеевск һәм Чистай спортчыларына елмайды, шунлыктан номинацияләрнең күпчелендә призлы урыннарны алар бүлеште.

Ә безнең районда спортның бу төре белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башладылар. Узган елның сентябреннән бирле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Наталья Филиппова җитәкчелегендә бадминтон секциясе ачылды. Кыска вакыт эчендә укучылар уенның нечкәлекләренә төшенеп, турнирда үзләре өчен бик кирәк булган тәҗрибә туплый алдылар. Мария Порутчикова, Дарья Пенькова, Татьяна Пантелеева, Ангелина Бедова һәм Арсений Романьков призерлар исемлегенә эләгә алмасалар да, бу уен белән ныклап шөгыльләнгән очракта югары уңышларга ирешә алачакларын күрсәттеләр. Ә менә Мария Филиппова сынатмады: турнирның чирек финалына җитеп, ул киеренке көрәштә көндәшеннән бары тик ике очкого гына калышты. Кузнечиха балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фаил Шәмсетдинов шәкертләре дә йөзгә кызыллык китермәде. Турнирның иң яшь спортчысы Никита Булючев (ул 2006 елда туган) нәкъ аның кул астында осталыгын камилләштерә.

Ярышта катнашучылар бу чарадан бик канәгать калдылар. Лаеш командасының яшь спортчысы Тамерлан Атамурадов, мәсәлән, монда тагын килергә өметләнүен белдерде, чөнки аңа бездә бик ошаган икән...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International