Даими укырга гына кирәк

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга да күп вакыт калмады. Быел имтиханнар тапшыруда бераз яңалыклар кертелде.
Әдәбияттан имтихан тапшырган унберенче класс укучылары гына имтиханга кертеләләр, бу имтиханны алар үткән ел декабрь аенда тапшырдылар. Өч укучы аны тапшыра алмады, май аенда алар имтиханны кабат бирәчәк. Шуны да онытырга ярамый: югары уку йортларына кайбер һөнәр буенча укырга кергәндә иншалар ун баллы система буенча бәяләнә, алар БДИ нәтиҗәләренә кушылачак.

Математика буенча бердәм имтиханга килгәндә, быелдан башлап ул база һәм профильле дәрәҗәгә бүленә. БДИның база нәтиҗәләре чыгарылыш класс укучысына махсус урта уку йортларына гына түгел, математика кирәк булмаган кайбер гуманитар югары уку йортларына да керергә мөмкинлек бирә.
Математика буенча профильле БДИ нәтиҗәләре абитуриентларга бу фән өстен саналган югары уку йортларына кергәндә кирәк.

Уку елы дәвамында чыгарылыш класс укучылары өчен имтихан репетицияләре үткәрелә. Математика буенча профильле имтихан нәтиҗәләре кайбер укучыларның имтихан тапшыру дәрәҗәсен дөрес сайламавын күрсәтә. Мәсәлән, профильле дәрәҗә сайлап алган 116 укучының 15 минималь балл җыя алмады. Рус теле буенча да 6 укучы сынау имтиханының минималь чиген җыя алмады. Боларның барысы да зур борчу тудыра һәм шуның өчен укучылар имтиханга җаваплырак карасыннар иде.

Һәр мәктәптә аерым дәресләр, консультацияләр оештырылган, дәресләрдә дә БДИга хәзерлеккә зур урын бирелә. Егерме укучы республика мәгариф мониторингы һәм сыйфат үзәге оештырган “Икелесез БДИ!” дигән проектта катнашты. Теләге булган, тырышкан кешегә БДИны тапшыру артык читен булмас дигән фикердә торам.

9 класста төп дәүләт имтиханын 116 укучы тапшырырга тиеш. Шулай ук республика мәгариф мониторингы һәм сыйфаты үзәге тарафыннан үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча, укучыларның 45 проценты гына – математика, 69 проценты гына рус теле биремнәрен башкарып чыга алган. Соңгы айларда укучылар ныграк хәзерләнеп, бу эшкә җаваплырак карап, имтиханнарда уңай нәтиҗәгә ирешерләр, дип өметләнәсе килә.

Имтихан тапшыру процедурасы турында да искәртеп үтәсем килә. Дәүләт йомгаклау аттестациясе ике урында үткәрелә: 2нче мәктәп – БДИ тапшыру өчен, кадет мәктәп-интернаты – тугызынчы классларга имтиханнар тапшыру өчен. Таләпләр кырыс булуга карамастан, укучыларның аудиторияләргә кәрәзле телефоннар алып кергән, паспортларын өйдә онытып калдырган очраклар булды. Имтиханнарны объектив рәвештә үткәрү максатында 2нче мәктәп аудиторияләрендә ун видеокамера куелып, он-лайн режимында күзәтү алып барылачак. Узган елгы күзәтү нәтиҗәләре дискларга гына язылып барган, быел бу режим тугызынчы класслар өчен кулланылачак.

Тагын шуңа да игътибарны юнәлдерәсем килә. БДИны гадәти хәл буларак кабул итәргә кирәк, чөнки ул – белем сыйфатына объектив бәя бирү. Иң мөһиме – имтиханнарны тапшырырга ныклап хәзерләнергә кирәк. Имтиханнарын уңышлы тапшырырга теләгән һәр укучы бары тик белем запасларын арттырып, системалы рәвештә укырга гына кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International