ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Казанда үткән Л. Н. Толстой исемендәге XIII республика укучылар фәнни-практик конференциясендә Ким һәм Болгар мәктәбе укучылары Мария Амосова һәм Екатерина Сигова өченче урынны алдылар.
Рус теле конкурсы нәтиҗәләре буенча Бураково мәктәбенең унберенче класс укучысы Ләйсән Вәлиева һәм Тукай мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Динар Нигъмәтуллин иң белемле укучылар дип табылды.
Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында Пасха бәйрәменә багышланган концерт булды.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владимир Борюшкин һәм Сергей Щуров шәкертләре 1999-2000 елда туган егетләр-кызлар арасында унынчы ТР укучылар спартакиадасы турнирында командалар арасында беренче урынны алдылар. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
1 апрельдән традицион санитария–экология икеайлыгы игълан ителде.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды
Узган җомгада район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган отчет концерты белән ветераннарның “Болгар чишмәсе” халык үзешчән хоры чыгыш ясады.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Иж-Борискино гомумбелем бирү мәктәбендә татар һәм рус телләреннән тыш, чуаш теле укытыла торган мәктәпләрнең берсе.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бу мактаулы исемгә Казан энергетика университеты студенты Никита Борюшкин, тренер Владимир Борюшкинның өметле шәкертләреннән берсе, халыкара класслы спорт мастеры, дөнья беренчелеге призеры Нәкыйп Мадъяров истәлегенә самбо буенча Казанда уздырылган Бөтенроссия турнирында лаек булды.

10
апрель, 2015 ел
җомга
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын Пасха бәйрәме белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International