ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Күптән түгел район ветеран оешмалары советына бүләкләү кәгазьләре һәм приказларының күчермәсе килде.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләренең беренче класс укучылары өчен үткәрелгән дәресне әнә шулай дип исемләделәр.
Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Казанда ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика чарасында булып кайтты.

2
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды

1
май, 2015 ел
җомга
Беренче Май алдыннан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
Безнең тормышыбызда вакыт үзгәрешләренә карамый торган, буыннан-буынга күчеп, көтеп алына торган бәйрәмнәр бар, дип билгеләп үтте ул. 1 Май бәйрәме әнә шундыйлардан. Өлкән буын кешеләре аны хезмәт ияләренең бердәмлеге көне итеп билгеләп үтәргә күнеккән. Ничек кенә булмасын, без аны әле дә көтеп алабыз. Мондый бәйрәмнәр барыбызны – игенчеләрне, эшчеләрне, инженерларны, табибларны, укытучыларны, гомумән, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, диелә котлауда.
Уртак тырышлыгыбыз белән бездә юллар, торак йортлар, мәктәпләр, спорт объектлары төзелә, кече һәм урта бизнес үсә, яңа гаилә фермалары барлыкка килә. Һәр язны игенчеләребез кырга чыгып, булачак мул уңышка нигез салалар. Алда башкарасы эшләр шактый. Ләкин бердәм тырышлык белән без теләсә нинди максатка ирешә алабыз.
Район башлыгы район халкын чын күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләргә бәхет һәм муллык, тынычлык теләде.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Шәһәрдә яшәүче Нәкыя апа Хәмидуллина күптән түгел фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары очрашуында катнашты. Чараны инвалидлар җәмәгать оешмасы – элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары җәмгыяте оештырды.
Беренче майда туристлар сезоны башланып китә.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

25
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International