Белемле укучылар җиңеп чыкты

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Рус теле конкурсы нәтиҗәләре буенча Бураково мәктәбенең унберенче класс укучысы Ләйсән Вәлиева һәм Тукай мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Динар Нигъмәтуллин иң белемле укучылар дип табылды.

Ләйсән рус телендә белем бирүче мәктәпләр, Динар татар телендә укыткан мәктәпләр арасында җиңеп чыкты. Аларның уңышында укытучылары Нина Христофорова һәм Резеда Әхмәтҗанованың хезмәте зур. Туган тел айлыгы кысаларында оештырылган бу конкурста барлыгы 14 мәктәптән 16 укучы катнашкан иде. Әлеге чара укытучыларның эшен активлаштырырга, балаларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International