Конференциядә өченче урын

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Казанда үткән Л. Н. Толстой исемендәге XIII республика укучылар фәнни-практик конференциясендә Ким һәм Болгар мәктәбе укучылары Мария Амосова һәм Екатерина Сигова өченче урынны алдылар.

Мария үз секциясендә “Павшие солдаты живы, пока мы их помним” дигән эшендә сугышта хәбәрсез югалган ерак бабасы турында сөйләде. “Болгар” эзтабарлар отрядына аерым бүлек багышланган иде.

Екатерина исә Грибоедовның “Горе от ума” комедиясенә антропонимик күзәтү белән чыгыш ясады.

Бураково мәктәбе укучысы Айгөл Мингалиева бу иҗади конкурсның лауреаты исемен алды. Ул “Добрый доктор Айболит...” тикшерү эше хәзерләп, Корней Чуковский әсәренә анализ ясап кына калмыйча, чит ил әдәбиятыннан төп геройларның прототипларын да тапкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International