Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Һәркем катнашырга тиеш
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Әлеге чарада һәркем катнашырга тиеш. Бу хакта газета укучылар ни уйлый?
Евгений СИНИЦИН,
Никольск авылы башкарма комитеты җитәкчесе:
– Өмәгә авылларда яшәүчеләрнең барысы да чыгар, дип уйлыйм. Халыкның күпчелеге шәхси секторда яши, шулай булгач, кемнең инде йорт яны территориясен әшәке тотасы килсен? Йорт каршына утын, төзелеш материаллары өеп куючылар да юк түгел. Бу очракта урамнан алыгыз, дип кисәтәм, беркайчан штраф түләттергәнем булмады.
Ел саен айлык кысаларында авыл урамнарын кыш буе җыелган чүп–чардан чистартабыз, электр баганаларын агартабыз, һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерәбез. Бу язда һәм җәен Никольск һәм Бугровкадагы зиратларны койма белән тотып алуны планлаштырабыз. Профнастил белән агач рәшәткәләргә заказ бирдек, акчасын да түләп куйдык.
Төзекләндерү эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгабыз. Мәктәп, балалар бакчасы, элемтә узелы һәм башка учреждениеләргә авылның билгеле бер урамнары беркетелгән. Башкарма комитетның үз тракторы бар, шуның белән чүп–чарны түгәбез, юл читендәге үләнне чаптырабыз, урамнарны кардан чистартабыз.
Лариса МАРТЫНОВА,
Болгардагы “Теремок” балалар бакчасы мөдире:
– Бакча территориясен чистартуга җиң сызганып керештек. Бездә штат буенча ишек алдын себерүче каралмаган, тәртип урнаштыру һәм төзекләндерү эшен тулысынча тәрбиячеләр белән техник хезмәткәрләр башкара. Узган көздә агачлардан коелган яфракларны җыештырабыз, койманы тәртипкә китерәбез. Балалар мәйданчыгында төрле уен җайланмалары шактый, аларны буярга кирәк. Гадәттә, мондый эшләрне җәйгә калдырабыз.
Клумбада чәчәкләрне ел саен күп итеп үстерәбез. Көннәр җылыну белән берьеллык чәчәк үсентеләрен туфракка күчереп утыртачакбыз. Территорияне чәчәк атучы куаклар белән яшелләндерәсе килә. Быел өлгерә алмасак, киләсе елдан да соңга калдырмыйсы иде.
Узган җәйдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең ярдәме белән ишегалды һәм бакча янындагы юлның бер өлешенә асфальт түшәлде. Узган елларда язын кар сулары территорияне басып китә иде. Хәзер, шөкер, су керми башлады, үзебез дә, әти-әниләр дә бик канәгать.
Балалар өчен кечерәк стадион ясау, уен мәйданчыгын тиешенчә җиһазлау турында да уйлыйбыз.
Ирина ВОЛЕВА,
Ким урта мәктәбе директоры:
– Территорияне җыештыруда мәктәпнең барлык хезмәткәрләре, шулай ук укучылар да катнаша. Территория кечкенә түгел – бакча белән исәпләгәндә якынча ярты гектарлап булыр. Корыган үлән һәм агачларны җыештырабыз, җиләк–җимеш агачлары кәүсәсен известь белән агартабыз.
Мәктәптә “Ветеранның каберен җыештыр” язгы акция ел саен уздырыла. Бу эш белән “Болгар” эзләү отряды составына керүче өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә. Алар инде берничә каберне тәртипкә китерде: кипкән яфракларны җыештырды, һәйкәлләрне тигезләде, коймаларны буяп чыкты. Җир бераз кипшенү белән һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне бөтен мәктәп белән тиешле тәртипкә китерәбез.
Март аенда ук инде укучылар үзләренең укытучылары һәм әти–әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясап, аларны мәктәп территориясе һәм парктагы агачларга элеп куйдылар. Экологик хәлне яхшыртуга да үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Идел буе территориясен, юл читләрен чистартабыз. Ни кызганыч, ял итүчеләрдән соң әллә никадәрле чүп–чар, төрле калдык–постык өелеп кала.
Ольга КУЗЬМИНА,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
– Башкалар кебек, безнең оешмага да шәһәрдәге урамнарның берсе беркетелгән. Без аны гел җыештырып торабыз. Шәһәр урамнары елның теләсә кайсы фасылында чиста булырга тиеш.
Шәхси йортта яшәгән кеше үз торагы тирәсен тиешле тәртиптә тотарга тиеш, дип уйлыйм. Һәр яз саен коелган яфракларны, корыган үләнне җыештырам. Чәчәкләрне яратам, шуңа күрә аларны ишегалдында һәм урам бакчасында күп үстерәм. Узган ел бер танышымнан күпьеллык чәчәк орлыгы алган идем, җәй буе аллы–гөлле чәчәкләргә сокланып туя алмадым. Кар эрү белән инде менә тагын бөреләнә башладылар.
Йорт каршында һәм ишегалдындагы үләннәрне чаптыру өчен бензочапкыч сатып алырга телим. Газоннарны шуның ярдәмендә матур итеп тигезләргә була.
Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ, Мәшгульлек үзәге директоры:
– Шәһәр урамнарын төзекләндерү белән бергә, тиешенчә чистартуга да язын зур игътибар бирелә. Бу мәсьәләне хәл итүдә Мәшгульлек үзәге дә актив катнаша. Моның өчен махсус программа булдырылган. Берничә ел рәттән без эшсезләрне вакытлыча эшкә урнаштыру өчен килешүләр төзибез. Быел җәмәгать эшләренә 120 кеше җибәреләчәк.
Аларның күпчелеге шәһәрдә эшләячәк, авыл башкарма комитетларыннан да гаризалар алына башлады. Хәзер, мәсәлән, биш килешү төзелеп бетәргә тиеш, шуның нигезендә Ямбакты, Никольск, Урта Йорткүл, Приволжск һәм Аграмак авылларына эшчеләр җибәреләчәк. Ай дәвамында алар авылларны төзекләндерүдә катнашачаклар, агачлар утырып, коймаларны тәртипкә китерәчәкләр.
(Бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне www.spas-rt.ru сайтында калдыра аласыз)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз