Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Никита Борюшкин - Россиянең спорт мастеры
2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бу мактаулы исемгә Казан энергетика университеты студенты Никита Борюшкин, тренер Владимир Борюшкинның өметле шәкертләреннән берсе, халыкара класслы спорт мастеры, дөнья беренчелеге призеры Нәкыйп Мадъяров истәлегенә самбо буенча Казанда уздырылган Бөтенроссия турнирында лаек булды.
Әлеге мәртәбәле турнирда Никитаның беренче генә катнашуы, чөнки мондый хокук самбочыларга бары тик 18 яшь тулганнан соң гына бирелә. Өстәвенә, спорт мастерлыгына кандидат булырга кирәк. Шуңа күрә Казанга яшь һәм инде бәйгеләрдә танылырга өлгергән никадәр самбочының җыелуын күз алдына китерү читен түгел. Әйтик, Никита чыгыш ясаган 100 килограммга кадәр авырлыктагы самбочыларның уникесе инде халыкара класслы спорт мастеры нормасын үтәргә өлгергән, калганнары исә Россиянең спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар. Шунысын да әйтергә кирәк, ундүрт авырлык үлчәвендә Россиянең 21 төбәгеннән һәм 8 федераль округыннан: Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Ульяновск, Пенза, Свердловск, Ростов, Иваново, Красноярск, Түбән Новгород, Чиләбе, Башкортостан, Чувашстан, Кабарда-Балкариядән килгән спортчылар көч сынашты. Ул көнне Казанның самбо яратучылары өчен чын бәйрәм булды. Ярышларга Төркия көрәшчеләренең килүе турнирга халыкара дәрәҗә өстәде.
Бәйгедә республиканың яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Владимир Леоновның катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Ул үзенең чыгышында, турнир нәтиҗәләре буенча самбода спорт мастерларының саны тагын да артырга тиеш, дип билгеләп үтте. Чыннан да, министр ялгышмаган икән. Яшь көрәшчеләрне Нәкыйп Мадъяровның туганнары Рәфыйк белән Фәрит та сәламләп уңышлар теләделәр. Алар икесе дә танылган көрәшчеләр, Рәфыйк – республиканың самбо Федерациясе вице–президенты, Фәрит Төркиянең яшь спортчыларын самбо серләренә өйрәтә. Турнирны “Ак Барс” “Холдинг компаниясе” җәмгыяте, ТРның физик культура һәм спорт фонды, “КамАЗ” җәмгыяте, “Татспиртпром” җәмгыяте, “Атлет” спорт кибете оештырды.
Турнирда республиканың самбо буенча җыелма командасы 52 медальнең 13ен алып, әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Никита Борюшкинның чыгышы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Беренче әйләнештә ул Пензадан килгән спорт мастерлыгына кандидат Константин Сафин белән очрашты һәм очколар саны буенча җиңде. Аннары Никита Свердловскиның спорт мастеры Михаил Богомолов белән көч сынашты. Аны да бирелергә мәҗбүр итте. Ярымфиналга чыгу өчен Кукмара спортчысы Динар Шәфигуллинны җиңәргә кирәк иде. Баштарак 0:1 исәбе белән оттырса да, бераздан ике балл китерерлек алым кулланды һәм Кукмара спортчысыннан өстен чыкты.
Хәлиткеч очрашуларда Никитага халыкара класслы спорт осталарына каршы торырга туры килде. Авыр булды, әмма сынатмады: ярымфиналда Свердловск спортчысы Дмитрий Зеленковны, финалда Түбән Новгород өлкәсеннән Павел Румянцевны отты. Никитага медаль, Нәкыйп Мадъяров статуэткасы һәм шактый суммада акчалата премия тапшырылды. Әлбәттә инде, Россиянең самбо буенча спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.
Никита ел саен үзенең осталыгын арттыра барып яңа уңышларга ирешә. Хәзер ул, мәсәлән, Идел буенда иң яхшы самбо һәм дзюдочыларның берсе, үз яше һәм авырлыгы буенча Россиянең иң яхшы ун көрәшчесе исемлегенә керә. Спортчы ирешелгән уңышлар белән генә канәгатьләнергә җыенмый. Озакламый Никита Йошкар-Ола шәһәрендә дзюдо турнирында катнашачак. Сынатмаса, дзюдо буенча да спорт мастеры исеменә лаек булыр, дип ышанасы килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз