Спас укучылары чуаш телен өйрәнә

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Иж-Борискино гомумбелем бирү мәктәбендә татар һәм рус телләреннән тыш, чуаш теле укытыла торган мәктәпләрнең берсе.

Укытучы Татьяна Аптрейкина үз фәнен ярата һәм укучыларда да туган чуаш теленә мәхәббәт уятырга тырыша. Әкренләп алар телнең барлык нечкәлекләрен өйрәнәләр.

Быел 6-8 класс укучылары беренче тапкыр чуаш теле буенча район олимпиадасында катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ел саен алар шулай ук Әлки районында үткән чуаш телен өйрәнүче отличниклар республика слетында, башка иҗади бәйгеләрдә катнашалар.

Татьяна Владимировна җитәкчелегендә укучылар чуаш әдәбияты белән дә таныша. Билгеле инде, чуаш халкының мәдәнияты, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Бу максаттан “Мерчень” (русчасы “Кораллы”) бию коллективы оештырылган. Укучылар авылдашлары алдында концертлар куялар, еш кына район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясыйлар. Номерлар өчен сәхнә костюмнарын Татьяна Владимировна үзе тегә һәм чигә. Коллектив җитәкчесе җырларга да ярата, концертларда ул чуаш һәм рус телендә җырлар башкара.

Татьяна Владимировна Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган, хәзер инде үзенең белем дәрәҗәсен күтәреп, Чабаксар педагогия институтында белем ала. Квалификация күтәрү курслары да үтә. “Балаларны әби-бабалары сөйләшкән чуаш телендә сөйләшергә өйрәтү кыен булса да, эшләп була”, – ди Татьяна Владимировна һәм үзенең тырышлыгын кызганмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International