Район Мәдәният йортында “Волжские зори” халык ансамбленең юбилей концерты булды.
Ольга СТРЕЛОВА
Кичә ансамбльнең 10 еллык юбилеена багышланды. Вокаль жанрда үз осталыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алган Маргарита Пензина, Татьяна Аристова, Алена Тимофеева составындагы ансамбль районда күптән танылу алды. Алар иҗади чараларда, югары дәрәҗәдәге очрашуларда һәм төрле конкурсларда актив катнашалар. Репертуарны даими яңартып һәм тулыландырып торалар, тигез өч тавыш белән теләсә кайсы вокаль әсәрне зур осталык белән башкара алалар.
“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр республика фестивалендә инде ун ел рәттән безнең район исеменнән чыгыш ясап, берничә тапкыр җиңүче һәм лауреат исемен алган Дарья Чудакова супер-финал нәтиҗәләре буенча ике номинациядә берьюлы җиңүче дип табылды.
Шимбә көнне үткән бу акциядә хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар катнашты.
Яшь агач үсентеләре Приволжск, Аграмак, Үрнәк һәм башка авыл тирәсендә, шулай ук урманнарда утыртылды. Акциядә Совет хезмәткәрләре, район, шәһәр һәм авыл башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, БТИ, урман хуҗалыгы вәкилләре актив катнашты. Уртак тырышлык белән район территориясендә 3000 ылыслы һәм яфраклы агач – миләш, тирәк, нарат утыртылды. Агачлар тагын да күбрәк утыртылган булыр иде, ләкин халыкка көчле яңгыр комачаулады.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Кичә Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгындагы булган бөтен җир эшкәртү агрегатлары кыр эшләренә тулысынча әзерләп куелган. Көннәр бераз җылынып, җирләр кибүгә механизаторлар күпьеллык культураларны минераль ашламалар белән тукландыруга керешәчәк.
“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчесе Раил Сәгыйров 1999-2001 елда туган егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегенә ярышларда җиңеп, спорт мастерлыгына кандидатлык нормативын үтәде һәм дөнья чемпионатында чыгыш ясау хокукы алды.
Икенче мәктәп укучысы Виктория Курсина отряд вожатыйлары республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты.
Андрей ФӘСХЕТДИНОВ,
музей-тыюлык директорының фәнни эшләр буенча урынбасары:
– Юмор тормыш мәшәкатьләрен бераз булса да читкәрәк куеп торырга, стресслардан котылырга, гаиләдә, коллективта гармонияне сакларга ярдәм итә.
14 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Әлеге искиткеч матур чарада Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары Вилданова Ландыш, Зыятдинова Гүзәлия һәм аларның җитәкчеләре Гөлназ Фәйзиева катнаштылар.