14 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Әлеге искиткеч матур чарада Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары Вилданова Ландыш, Зыятдинова Гүзәлия һәм аларның җитәкчеләре Гөлназ Фәйзиева катнаштылар.
Сөекле Тукаебыз “ И Казан арты, сиңа кайттым сөеп тагын да мин...”дип язган. Дөрестән дә, Казан арты исә Шүрәлеле калын урманнары; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буалары; офык артында мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәре; тау асларыннан тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләре; кунакчыл, ачык йөзле халкы белән бик матур икән. Укучыларның Тукай туган яктан алып кайткан хисләре чиксез зур иде.
“Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясенә Г.Тукайның “Ана догасы” әсәрен сәхнәләштереп, видеога төшереп җибәрелгән иде. Рольләрне Галимова Чулпан һәм Гатауллина Алия башкардылар. Аларның эшләрен ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри югары бәяләде һәм укучыларыбыз 3 нче урынга лаек булдылар. ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан аларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Аннан алданрак Кырлай урта мәктәбендә “Тукайга ияреп” дигән районара яшь иҗатчылар бәйгесе үткәрелде. “ Тукай әсәрләрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү” номинациясенә сөекле шагыйребезнең “Су анасы” әсәре сәхнәләштереп, видеога төшереп җибәрелгән иде. Бу әсәрне зур осталык белән Җиһаншина Айсылу, Исламов Илфат, Галимова Чулпан, Минхатыйпова Алинә һәм Хәмидуллина Камилә башкардылар. Укучыларыбыз монда да, мәктәбебезнең данын яклап, 1 нче урынны алдылар. Алар Арча муниципаль районы милли мәгариф идарәсенең дипломы белән бүләкләнделәр.
Источник: РОО