“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр республика фестивалендә инде ун ел рәттән безнең район исеменнән чыгыш ясап, берничә тапкыр җиңүче һәм лауреат исемен алган Дарья Чудакова супер-финал нәтиҗәләре буенча ике номинациядә берьюлы җиңүче дип табылды.
Быел аңа “Вокал-соло” (өлкән яшь төркеме) һәм “Җырга иң яхшы текст” номинацияләрендә беренче урын бирелде. Дашага “Йолдызлык”ның алтын йолдызлары, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
“Пирамида” күңел ачу комплексында үткән гала-концертта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Президенты каршында бала хокуклары Вәкиле Павел Астахов катнашты.
Фото http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/626740.htm