Район Мәдәният йортында “Волжские зори” халык ансамбленең юбилей концерты булды.
Ольга СТРЕЛОВА
Кичә ансамбльнең 10 еллык юбилеена багышланды. Вокаль жанрда үз осталыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алган Маргарита Пензина, Татьяна Аристова, Алена Тимофеева составындагы ансамбль районда күптән танылу алды. Алар иҗади чараларда, югары дәрәҗәдәге очрашуларда һәм төрле конкурсларда актив катнашалар. Репертуарны даими яңартып һәм тулыландырып торалар, тигез өч тавыш белән теләсә кайсы вокаль әсәрне зур осталык белән башкара алалар.
Концерт башланыр алдыннан ансамбльнең иҗат юлын чагылдырган видеоролик күрсәтелде. Җырчыларны ансамбльнең ветераннар составы исеменнән сәхнәгә чыгып Нина Илюшина, Евгений Кременсков һәм Василий Кощеев кайнар котладылар. Шунысын әйтергә кирәк, коллектив үзенең иҗади традицияләрен саклап калырга һәм аны яшь буынга тапшырырга тырыша. Әйтик, шундыйлардан Ксения Колчина, Надежда Корнеева, Ирина Лукашина (Татьяна Аристова әзерләгән), Мария Швецова, Полина Лаврентьева, Вероника Артюшина, Камилә Вафина һәм Яна Алексеева (Маргарита Пензина белән берлектә шөгыльләнәләр) үзләренең остазлары белән матур җырлар башкардылар.
Ун ел эчендә коллектив үзенең дусларын да булдырган. Бу кичтә иҗатташ дусларын котларга казакларның “Любо” ансамбле һәм “Движение” хореография коллективы килгән иде. Район башлыгы Камил Нугаев җырчыларны юбилее белән котлап яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде һәм ансамбльгә Рәхмәт хаты тапшырды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Низамов та әлеге котлауларга кушылып юбилярларга тагын бер Рәхмәт хаты тапшырды.
Иҗат концерты “Уголок России” җыры белән тәмамланды. Ансамбльнең беренче составы иң беренче булып нәкъ менә шушы җырны өйрәнеп халыкка җиткергән. Безнең район да Россиянең бер почмагын тәшкил итә бит...