Иң яхшы вожатый

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Икенче мәктәп укучысы Виктория Курсина отряд вожатыйлары республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты.

 

Конкурс Балалар иҗат йорты базасында үтте, анда биш укучы көч сынашты. Бәйге кысаларында алар коллектив-иҗат эшен оештыру осталыгын, үзләренең музыкага сәләтен күрсәттеләр, балалар хәрәкәте буенча тест үттеләр, вожатый проектларына презентация ясадылар.

 

Нәтиҗәдә Виктория Курсина барлык этапларда иң күп очко җыеп, беренче урынга чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Дарья Синявская (Өчкүл мәктәбе) һәм Дарья Гущина (1нче мәктәп) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International