Быел 12 июньдә Болгар шәһәренең үзәк мәйданына сезне Россия көне хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәмгә чакырабыз.
Программада:
10 сәгатьтә – мини-футбол буенча ярышлар (“Олимп” мәйданчыгы);
18 сәгатьтә – бәйрәм концерты;
20 сәгатьтә – бәйрәм дискотекасы;
15-22 сәгатьтә – күңел ачу чаралары.
Түземсезлек белән көтеп алган җәй җитте. Табигатьнең бу ямьле фасылын аеруча балалар көтеп ала. Җәйнең кояшлы җылы көннәрендә пляжларда, Куйбышев сусаклагычы яр буйларында аеруча балаларны күп очратасың. Алар мәш килеп су коена, балык тотарга, суда уйнарга, көймәдә йөзәргә ярата. Әмма су коенганда тиешле таләпләрне үтәмәүнең бәхетсезлек китереп чыгаруга сәбәпче булуын онытмаска кирәк.
Балалар иҗат йортына йөрүче бер төркем укучылар өчен республикабыз башкаласы Казанга экскурсия оештырылды.
Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, хуҗалыкларда әйбәт темплар белән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Майның соңгы көннәрендә мәктәпләрдә кызлар һәм малайлар өчен лагерьлар эшли башлады. Укучылар биредә вакытны ничек уздыра, остазлары җитәкчелегендә ниләр белән шөгыльләнәләр?
Һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Спас районы Пенсия фонды идарәсенең бер төркем хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Кичә Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Рабига күле буенда халык иртәдән үк җыела башлады. Бәйрәмне Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм “Востокзернопродукт” җәмгыяте механизаторы Илшат Шәвәлиев ачып җибәрде.
Безнең шәһәрдәге “Олимп” спорткомплексында волейбол ярышлары үткәрелде, анда биш команда катнашты.
Киеренке уен нәтиҗәләре буенча Идел буе дәүләт спорт һәм туризм академиясе беренче урынны алды, икенче – Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, өченче – төзелеш коллективы волейболчылары. Җиңүчеләрнең һәм призерларның барысына да “Сабантуй–2016” бәйрәме хөрмәтенә бүләкләр тапшырылды.
Район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге командалары призерлар исәбенә кермәсәләр дә, бердәм уен күрсәттеләр һәм башка ярышларда сынатмаска уйлыйлар.