ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Әнисен дә кызганмаган

Әнисен кыйнаган өчен Иске Рәҗәп кешесенә карата җинаять эше кузгатылды.

Ачуы котырган  бу кеше 85 яшьлек әнисен каты итеп кыйный. Соңыннан бу гамәлен ул үзе дә рәтләп аңлата алмый.  

2016 елның икенче яртысына  республика һәм район газеталарына язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.

 

Шуңа күрә калган вакыт эчендә, хөрмәтле укучыларыбыз, почта бүлекләренә барып, үзегез яраткан газета-журналларга язылып кайтырга онытмагыз, чөнки тормышыбызны хәзер матбугаттан башка күз алдына да китереп булмый.

Мәхмүт Минсалих улы белән Әминә Җаббар кызы Исмәгыйлевларның хуҗалыгы районда иң эреләрдән санала. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны гына да утыздан артып китә.

Район прокуратурасы бер кешенең автомобиль белән инде икенче тапкыр исерек хәлдә идарә иткәне өчен кузгатылган җинаять эшен законлы дип тапты.

 

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, июнь ае башында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кичке якта бер автомобильне туктаткан. Автомобиль белән идарә иткән яшь хатын-кыз исерек булган. Соңыннан ачыкланганча, ул 2015 елда шундый ук хокук тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Үткән атнада районда берничә караклык  очрагы теркәлде.

 

Полиция хезмәткәрләре санаулы гына сәгатьләр эчендә  Димитровград  шәһәре кешесенең урланган резина көймәсен  табып биреләр.

 

 Көймә хуҗасы  аны  Куралово авылы янында Идел буенда калдырып киткән була. Шул вакыт эчендә мәктәп укучысы көймәне  урлап алып китә.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Татар Такталы авылы мәчетендә ураза вакытында  ифтар ашы үткәрелде

 Кадет мәктәп-интернатыннан унбиш укучы  җәй көне  Севастопольдә балалар лагерында ял итәчәк.

Кузнечиха табиблык амбулаториясе мөдире Әлфия Морсалованы эш кабинетында бары тик иртәнге якта гына очрата аласың, чөнки авыл табибының көне сәгатьләргә генә түгел, хәтта минутларга да бүленгән. Иртән ул гомуми практика табибы булырак Кураловода авыруларны кабул итә, төштән соң Йолдыз поселогыннан шалтыратып ярдәм сораучы янына ашыга, юл уңында башка авылларга да сугылып чыга. Райондагы хатын-кызларның күбесе Әлфия Шәйхулла кызын акушер-гинеколог, участок хастаханәсенең оста белгече буларак та яхшы хәтерли торгандыр әле...


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбе көнне “Олимп” универсаль спорт залында Бөтенроссия “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестиваленең соңгы республика этабы ачылу тантанасы булды. Анда Татарстанның 17 командасы катнашты.

 


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International