Болгар Сабан туе гөрләп үтте

2016 елның 4 июне, шимбә

Рабига күле буенда халык иртәдән үк җыела башлады. Бәйрәмне Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм “Востокзернопродукт” җәмгыяте механизаторы Илшат Шәвәлиев ачып җибәрде.

Аннары мәйданга югары кунакларны чакырдылар, алар арасында ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев һәм башкалар бар иде.

Язгы кыр эшләрендә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән кыр батырларына хөрмәт аеруча зур булды. Сабан туе флагын Александр Планин фермер хуҗалыгы механизаторы Юрий Шамаев һәм тармак технологияләре техникумы студенты Ленар Кәримуллин күтәрде.

Кунакларны бу милли бәйрәм белән район башлыгы котлады, ә ТР Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык директоры Эдуард Штейн Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Бер төркем игенчеләргә Камил Нугаев һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов хезмәт алдынгыларының ал тасмаларын, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Концерт программасы да бик үзенчәлекле хәзерләнгән иде. Тамашачылар алдында татар эстрадасы җырчысы Чәчкә һәм аның иҗат коллективы чыгыш ясады. Шәһәр ипподромында ат чабышлары үтте. Теләгән кешеләр капчык киеп йөгерү, көянтә белән узышта, баганага менүдә һәм башка чараларда катнашты.

Билгеле инде, һәр Сабан туеның күрке булган милли көрәш тамашачыларны аеруча күп җыйды. Нәтиҗәдә өлкәннәр арасында абсолют батыр исемен – Чәчәкледән Илнур Хөсәенов, егетләр арасында – 1нче мәктәптән Раил Сәгыйров алды. Бүләкләрдән тыш, аларга төп приз – тәкә дә тапшырдылар.

Бәйрәмдә дискотека булды, сәүдә нокталары эшләп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International