Хуҗалыкларда печән чабалар

2016 елның 10 июне, җомга

Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, хуҗалыкларда әйбәт темплар белән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үлән мәйданнары 5400 гектар тәшкил итә. Шуның 300 гектарга якыны печәнгә, 580 гектары сенажга, 500 дән артык гектары яшел азык максатында куллану өчен чаптырылган. Җәмәгать терлекләре өчен 250 тоннадан артык печән әзерләнгән. “ВЗП “Болгар”, “Авангард” җәмгыятьләре кебек эре хуҗалыкларда 330 тоннадан артык сенаж салынган.

Район хуҗалыкларында уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыру, тырмалау кебек эшләр дәвам итә, механизаторлар мул уңыш үстереп алу өчен башка мөһим агрочараларны да башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International