Биш команда катнашты

2016 елның 4 июне, шимбә

Безнең шәһәрдәге “Олимп” спорткомплексында волейбол ярышлары үткәрелде, анда биш команда катнашты.

 

Киеренке уен нәтиҗәләре буенча Идел буе дәүләт спорт һәм туризм академиясе беренче урынны алды, икенче – Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, өченче – төзелеш коллективы волейболчылары. Җиңүчеләрнең һәм призерларның  барысына да  “Сабантуй–2016” бәйрәме хөрмәтенә бүләкләр тапшырылды.

 

Район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге командалары призерлар исәбенә кермәсәләр дә, бердәм уен күрсәттеләр һәм башка ярышларда сынатмаска уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International