Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак.
Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу күрсәткеч – 7 миллионга, 2014 елда – 10,4 миллионга, ә 2015 елда 14,5 миллион куб метрга җиткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада метан ягулыгы сату күләме 32 процентка үскән.
Санаторий мәктәп-интернаты базасында мәктәп китапханәчеләренең район методик берләшмә семинары үтте. Алар укучыларда китап уку белән кызыксыну уяту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
27 майда китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәренә әверелгән Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Алмаз Гафаров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары басуларда агротехника чараларын вакытында һәм сыйфатлы итеп башкардылар.
Узган сишәмбедә “Октябрь” кинотеатры бинасында чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.
Иртәгә мәктәпләрдә укучылар өчен 21 көндезге лагерь ачыла.
Кичә Россия мөселманнарының дини үзәге булып саналган борынгы Болгарда ел саен үткәрелә торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик группаның чираттагы эшлекле утырышы булды.
Газетабызда хәбәр ителгәнчә, чиратагы дүртенче Авраамий фестивале быел хәйриячелек һәм чиркәүгә социаль хезмәт итүгә багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты.
Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды.
«Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кандидатлар сайлау Спас районында актив бара.