Һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Спас районы Пенсия фонды идарәсенең бер төркем хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Мәсәлән, үз вазифаларын башкаруда күрсәткән профессиональ осталыклары һәм тырышлыклары өчен финанс-экономика группасы җитәкчесе Наталья Маловага һәм пенсия билгеләү, яңадан исәпләү, түләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлфәния Низаметдиновага ПФРның ТР бүлеге управляющие тарафыннан рәхмәт белдерелде. Ә бинага комплкслы хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау эшчесе Сергей Битуновка һәм вахтер-каравылчы Ринат Кәримуллинга РФ Пенсия фондының ТР бүлеге Мактау грамоталары тапшырылды.