ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
Болгарның беренче урта мәктәп базасында “Фикерләү культурасын үстерү” программасы буенча ике көнлек тренинг уздырылды.
Болгар музей-тыюлык директоры Фәргат Мөхәммәтов “Русский мир” фондының Бөек Новгородта үткән тарихи-мәдәни форумында катнашты.
Чара санлы технологияләр ярдәмендә илебезнең мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли традицияләрне дәвам итүне максат итеп куя.
Форум эшендә Россия һәм чит ил музейлары, китапханәләре, югары уку йортлары һәм башка мәдәни учреждениеләрдән ике йөзгә якын белгеч катнашты.
Форумда катнашучылар Новгород музей-тыюлыгы, шулай ук Бөек Новгород архитектурасы һәйкәлләре белән таныштылар.
Һәр кеше өчен изге бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бик аз вакыт калып бара.
Балалар иҗат йорты каршында оешкан “Радио дөньясы” түгәрәге яңа уку елы башыннан үз эшен дәвам итте.
Балалар-яшүсмерләр станциясе базасында “Багратион” тарихи реконструкцияләү түгәрәге ачылды.
Самбо буенча Россия чемпионатына әзерлек кысаларында Данила Вихлянский Татарстан командасы составында күнегүләр үткәрү урынына китте.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе халык өчен актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
Бүгенге көндә безнең районда 860 кеше пенсияне өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашалар.
Безнең районның ике иҗат коллективы – “Отрада” казаклар ансамбле һәм ветераннар хоры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреаты дипломнарына ия булдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, безнең шәһәрдә яшәүче Михаил Никонов һәм Лев Малинин күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә авыр тормыш юлы үткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International