Бөек Ватан сугышы ветераннары, безнең шәһәрдә яшәүче Михаил Никонов һәм Лев Малинин күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә авыр тормыш юлы үткәннәр.
Мамадыш районы Никольск авылында сигез класс тәмамлагач, Михаил Новиков Чистай елга техникумына укырга керә. Тик аны тәмамларга насыйп булмый: төрле сәбәпләр аркасында бу уку йортын һөнәри училище итеп үзгәртәләр һәм анда җирле егетләрне генә укытырга калдыралар. Шунлыктан Михаилга туган авылына кайтып, тимерче ярдәмчесе булып урнашырга туры килә. Ул чакта аңа бары тик уналты яшь була.