Уңышлар сиңа, Данила!

2014 елның 17 октябре, җомга
Самбо буенча Россия чемпионатына әзерлек кысаларында Данила Вихлянский Татарстан командасы составында күнегүләр үткәрү урынына китте.

1998-1999 елда туган яшь самбочыларның Бөтенроссия форумы октябрь ахырында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк. Анда катнашу хокукы Данилага язын, республика җыелма командасыннан берүзе Идел буе федераль округы чемпионы исеме алгач бирелде.

Россия чемпионаты җиңүчесенә Көньяк Кореядагы дөнья беренчелегендә катнашу хокукы бирелә, ә көмеш призер Франциягә Европа чемпионатына китәчәк.

Даниланың тренеры Владимир Борюшкин сүзләренә караганда, аның шәкерте Россия беренчелеге призеры булырга мөмкин, чөнки ул иң җаваплы ярышларда катнашып, шактый тәҗрибә туплады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International