Форумда мәдәният мәсьәләләре каралды

2014 елның 17 октябре, җомга
Болгар музей-тыюлык директоры Фәргат Мөхәммәтов “Русский мир” фондының Бөек Новгородта үткән тарихи-мәдәни форумында катнашты.
Чара санлы технологияләр ярдәмендә илебезнең мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли традицияләрне дәвам итүне максат итеп куя.
Форум эшендә Россия һәм чит ил музейлары, китапханәләре, югары уку йортлары һәм башка мәдәни учреждениеләрдән ике йөзгә якын белгеч катнашты.
Форумда катнашучылар Новгород музей-тыюлыгы, шулай ук Бөек Новгород архитектурасы һәйкәлләре белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International