Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Исәп-хисапны кайчан ясарга?
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе халык өчен актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
Халыкның күпчелеге Росреестр белгече документларны теркәүгә кабул итсә, бар да тәртиптә һәм милек хокукларын теркәү өчен бары тик вакыт кына кирәк, бернинди проблемалар да килеп чыкмас, дип уйлыйлар һәм сатып алган фатир өчен акчаны түләргә ашыгалар. Бу чынлап та шулаймы соң? Документларны теркәүгә кабул иткәннән соң нинди проблемалар булырга мөмкин? Ике якка исәп-хисапны кайчан ясарга? Күчемсез милек теркәгәндә килеп чыгарга мөмкин булган катлаулы хәлләр турында Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе территориаль бүлек җитәкчесе ........ сөйли.
Документларны теркәүгә кабул итүләре сезнең милек хуҗасы булдыгыз, 18 көннән сезгә теркәү турында таныклык тапшыралар дигәнне аңлатмый.
Күчемсез милек һәм аның белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү – бик катлаулы процесс. Сездән документларны кабул иткән 15 минут эчендә хокук экспертизасын үткәрү һәм килешүнең дөреслеген ачыклау мөмкин түгел. Шуңа күрә сездән документлар кабул итү бары тик документларыгыз тапшырылган икәнне генә аңлата. Аннары бу документларга экспертиза ясаганда, сатучы яки сатып алучыдан, электрон ведомствоара элемтәләре кысаларында дәүләт органнарыннан өстәмә документлар соратып алырга мөмкин. Шул сәбәпле теркәү вакытлыча туктатылып торырга яки теркәү турында гариза кире кайтарылырга мөмкин.
Тапшырылган документларның яки анда күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслегендә шик туганда, шулай ук дәүләт теркәвен башкаручы органга ведомствоара элемтәләре буенча тиешле документлар яки мәгълүматлар җибәрелмәгәндә теркәү туктатыла. Дәүләт теркәүчесе карары буенча теркәү иң күбе бер айга туктатыла ала. Әгәр бу срок эчендә дәүләт теркәвен үткәрергә комачаулаган сәбәпләр бетерелмәсә, дәүләт теркәүчесе гариза бирүчегә теркәүне кире кагарга мәҗбүр була.
Кайбер очракларда ике яклап килешү төзеп, теркәү өчен документларны тапшыралар, сатучы акчаны алып, даими яшәү урыны буенча башка шәһәргә яки башка илгә күчеп китә. Теркәү туктатыла, сатучыдан өстәмә документлар соратыла, ә сатучы аларны тапшыра алмый (яки тапшырырга теләми). Бу очракта теркәү башкарылмый. Сатып алучы акчасыз һәм фатирсыз калып тора.
Шулай итеп, бу мисалдан соң исәп-хисапны кайчан ясарга дигән сорауга җавап үзеннән-үзе туа. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга исәп-хисапны дәүләт теркәвен үтеп, милек хокукы турында таныклыкны алганнан соң гына ясарга киңәш бирә.
Кагыйдә буларак, фатир бәясен документларны теркәүгә тапшырганда түләүне нәкъ милек хуҗасы таләп итә, чөнки милек сатып алучыга күчеп, исәп-хисап ясалмыйча калыр дип шикләнә. Тик сатучы һәм сатып алучының хокукларын яклый торган хокук механизмнары бар. Аларның берсе – закон көчендәге ипотека. Бу очракта сатып алучы документларны теркәүгә тапшырганда фатир бәясен тулысынча түгел, ә бер өлешен генә түли. Акчаның калган өлешен ул теркәү турында таныклыкны алгач бирә. Сатучының мәнфәгатьләре ничек яклана соң? Мондый очракта сатып алучы фатирның бәясен тулысынча түләгәнче, фатир сатучыда залогта дип санала. Шулай ук банк ячейкасы аша түләү дә исәп-хисап ясауның иң ышанычлы варианты булып санала. Бу очракта исәп-хисап түбәндәгечә ясала: килешүгә кул куйганда сатып алучы банктан арендага алган ячейкага, акчаны сатучы милек хокуклары күчкәннән соң алырга тиеш, дигән шарт белән акча сала. Сатып алучының милек хокуклары теркәлгәннән соң сатучыга ячейкадагы акчаны алырга рөхсәт бирелә. Шулай итеп, теркәүне тизрәк үткәрү һәм исәп-хисап ясауда ике як та кызыксынган була һәм бер якның да мәнфәгатьләре зыян күрми.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз