Афәрин, ветераннар!

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Безнең районның ике иҗат коллективы – “Отрада” казаклар ансамбле һәм ветераннар хоры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреаты дипломнарына ия булдылар.
Ике коллектив та фестивальнең Казанда үткән гала-концертында катнашты. Чыгышларның тамашачы тарафыннан җылы кабул ителүендә һәр үзешчән артистның, шулай ук җитәкчеләр Евгений Кременсков, Нина Илюшина, баянчы Василий Кащеевның да өлеше зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International