ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга
Озакламый без Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан Спас районы башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.


Күптән түгел Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы хезмәткәрләре Җәмил Мөхәммәтшин белән Илшат Мөхәммәтшин Казанда үткән Бөтенроссия археология съездында катнаштылар.


8-9 ноябрьдә “Олимп” универсаль спорт залында нәфис гимнастика буенча Россиянең кечкенә шәһәрләре арасында ачык турнир үткәрелә.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе


Кичә шәһәрдә Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган митинг булды.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Узган җомгада “Октябрь” кинотеатрында вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Аны Спас районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.
“УКС” җәмгыяте филиалы су хуҗалыгы бригадасына соңгы атналарда ялсыз диярлек эшләргә туры килә. Ни өчен дигәндә, кышка керер алдыннан шәһәрнең әле бер, әле икенче урамындагы тузган су торбалары тишелә.
Үткән атнада районның эвакуация пунктлары һәм гражданнар оборонасы хезмәтенең җаваплы кешеләре катнашуында штаб күнегүләре үткәрелде.
“ВЗП Болгар” җәмгыятенең Иске Рәҗәп отряды механизаторы Гәрәев Рифкать Гомәр улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
1нче шәһәр урта мәктәбендә үткән атна дәвамында булган чаралар “Күңелле атна” девизы астында үтте.
Шушы елның октябрь ае урталарында районның һәм Татарстанның “Ватан“ берләшмәсе“ региональ яшьләр җәмәгать оешмасы эзтабарлары Әҗмәр авылы тирәсендә 1917 -1922 еллардагы Гражданнар сугышы корбаннары җәсәденә юлыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International