“Күңелле атна”

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
1нче шәһәр урта мәктәбендә үткән атна дәвамында булган чаралар “Күңелле атна” девизы астында үтте.

Тәнәфес вакытларында физкультура буенча биюле зарядкалар үткәрелде, һәр көн ниндидер бер ягы белән аерылып торды. Дүшәмбе көн, мәсәлән, аллы-гөлле бантлар, сишәмбе – дөнья халыклары бию көне, чәршәмбе – йомшак уенчыклар, пәнҗешәмбе – ягымлылык көне булды. Ә җомга көнне күңелле атнага йомгак ясалды. Бу чараларны оештыручылар үз алларына укучыларны мәктәп тормышына тарту, аны тагын да күңеллерәк итү максаты куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International